erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә фаҗига: "Болай да авыру Рәзинә апа елый да елый..."

Мөслим районы Шуганка авылында булган янгын турында безгә Рузәл Минһаҗев хәбәр итте. Шул авылда яшәүче олы яшьтәге Сабирҗан абый һәм Рәзинә апа Хафизовлар йортсыз калган. Хәзерге вакытта алар Олы Чакмак авылында яшәүче кызлары Луизада яшәп тора ("Шәһри Казан",

 

— Янгын 4 август көнне иртәнге тугыз тулганда чыккан, - дип сөйләде безгә Рәмзия Галиева, - Бу йортта Сабирҗан абый белән Рәзинә апа икәү генә гомер кичерә. Олы Чакмак авылында яшәүче кызлары Луиза көн дә алар янына төшеп, ашарларына пешерә, җыештырып китә. Рәзинә апага 83 яшь, инвалид, урын өстендә ята. Шулай икәү тыныч кына гомер кичерә алар. Ул көнне Сабирҗан абый ашаганнан соң, яңа килгән газеталарны карарга, дип утырган. Шул чакны шартлаган тавыш ишеткән дә, түр яктан верандага чыккан. Анда бөтен дөньяны төтен камап алган булган. Буыла-буыла ярдәм сорап урамга атылган. Украинадагы махсус операциядә катнашып, ялга кайткан күршеләре Марсель Бәдретдинов, тәрәзәне ватып, янган йортка керә һәм төтен эченнән Рәзинә апаны күтәреп чыга. Шулай гына исән кала ул.

Мизгел эчендә йортның 88 кв. м мәйданы янып беткән. 

— Берничә ел элек аларның 100 квадрат метрдан артык булган зур өйләре янып көлгә әйләнгән иде инде, - дип сөйләвен дәвам итте Рәмзия апа, - 2011 елда исә уллары юл һәлакәтендә һәлак булды. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә аларга әледән-әле сынаулар биреп сынап карый. Инде авылдашлар, мөслимлеләр бергә җыелышып әлеге олы яшьтәге парга ярдәм итәргә алындык. Кечкенә генә бер өй салып керергә хыяллана алар. Икесе дә бик уңайсызлана шул. Болай да авыру Рәзинә апа елый да елый. Күңел сыкрана. Картлык көнеңдә шундый бәлагә тару бик авыр шул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өй иминиятләштерелмәгән. Соңрак белгечләр белдергәнчә, янгын электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәпле чыккан. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. 
— Ел башыннан бу 13нче янгын очрагы, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

7 август көнне район башлыгы Альберт Хуҗин Сабировларның гомерен саклап калган 29 яшьлек Марсель һәм аның гаиләсе, шулай ук янгын сүндерүдә ярдәм иткән Айдар Зиннәтуллин белән очрашкан. Мөслим башлыгы арабызда шундый кешеләр булганда, якты киләчәккә ышаныч барлыгын, Марсельнең барчабызга үрнәк булуын билгеләп үткән.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/mslimd-faiga-bolay-da-avyru-rzin-apa-elyy-da-elyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X