Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшәчәк
Иртәгә, 4 августта, Татарстан территориясендә кабат һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Бофорт шкаласы буенча, 13,9 м/с тан 17,1 м/с ка кадәр – көчле, ә 17,2 м/с тан 20,7 м / с ка кадәр бик көчле җил дип атала.
Нет комментариев