erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Аның дусты өчкә кадәр санады»: Татарстанда бер бала 4 каттан очып төшкән

Түбән Камада 8 яшьлек малайның 4 каттан егылып төшүе турында яңа нечкәлекләр билгеле булды.

Бала хәзер реанимациядә. Каза урынына беренче булып аның күршесе йөгереп килгән, бу хәлне күреп тиз арада ашыгыч ярдәм чакырган. Хәзер бала үз аңында, ди табиблар. 

"Мин гәүдәнең очып төшүен күрдем. Аның дусты түбәндә һәм өчкә кадәр санап тора иде», – дип сөйләгән бу хәлләрне күргән хатын.
Башта малай хәрәкәтләнергә тырышкан. Ашыгыч ярдәм чакырган күршесе аңа тормаска кушкан. Хастаханәгә китергәч, полиция хезмәткәрләре ике баланың да әти-әнисе белән аралаша башлый. Зыян күрүченең әнисе бу хәл килеп чыккан вакытта өйдә булмаган булып чыкты.
Түбән камалылар арасында инде версияләр йөри. Кайберәүләр бала урамга йөрергә чыгарга теләгән, ә өйдә беркем дә булмаган, шуңа күрә чыгу юлын эзләргә туры килгән, диләр. Башкалар исә ике малайның үзара бәхәсләшүе турында әйтә, имештер, "сикерә аласыңмы, юкмы" дип бәхәсләшкәннәр. Күршеләре әйтүенчә, ике гаиләне дә имин дип атап булмый. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X