erid:2VtzquqpS7d
Асаева белән Вилли гаиләсеннән күңелле хәбәр
Яңалыклар

Асаева белән Вилли гаиләсеннән күңелле хәбәр

Татар эстрадасының танылган артисты Гөлназ Асаева күңелле яңалыгы белән уртаклашты

Гөлназ белән Вилдан Казанда фатир алган. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итте. "Үзебезнең фатир идәнендә утырабыз, чөнки җиһазлар юк әле. Бу хәлнең безнең белән булуына ышана алмыйбыз. 23 яшьтә фатир алу - зур эш. Без бик күп эшләдек һәм эшлибез. Максатларга икәү бергә ирешәбез", - дип шатлыгы белән уртаклашты Гөлназ.

Фатир 23нче катта урнашкан. "Тәрәзәдән күренеш бик матур", - ди Гөлназ.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/asaeva-beln-villi-gailsennn-kelle-khbr

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев