erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атышта яра алган балаларның хәле ни хәлдә?

175 нче гимназиядә атыш вакытында тагын алты зыян күрүчене ДРКБдан өйләренә чыгарганнар

Табиблар сүзләренчә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Атыш вакытында зыян күргән 175 нче гимназиянең тагын алты укучысы ДРКБдан өйләренә чыгарылган. Табиблар сүзләренчә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Балалар теркәлү урыны буенча табибларда күзәтеләчәк.

Шул рәвешле, хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә табиблар күзәтүендә тагын 6 бала кала. Аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә, балалар белән даими рәвештә психологлар эшли.

"Балалар кирәкле дәва ала. Бу атнада тагын берничә баланы өйләренә чыгару планлаштырыла. Аннан соң аларны амбулатор дәвалауга күчерәчәкләр», - дип сөйләде ДРКБ хирургия буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баш табиб урынбасары сүзләренчә, балаларның сәламәтлеген Азинодагы балалар поликлинкасы белгечләре күзәтеп торачак. "Балаларның торышын контрольдә тоту өчен, беренчедән, Азинодагы поликлиника белгечләре җаваплы булачак. Икенчедән, без дә бу балаларны контрольдә тотачакбыз. Аларны монда профилактик тикшерүләргә чакырачакбыз һәм кирәк булганда өстәмә рәвештә тикшерәчәкбез", - дип хәбәр итте Михаил Попов.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazandagy-atyshta-yara-algan-balalarny-toryshyn-tabiblar-nichek-byali

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X