erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобус кисәк туктап, пассажир салонда егылган һәм умырткасын сындырган

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков искәрткәнчә, автобуслар катнашындагы аварияләрнең 80 процентында автобус полосасына чыккан машина йөртүчеләр гаепле.

Казанда автобус кисәк туктау нәтиҗәсендә, бер пассажир салонда егылып, умыртка баганасын сындырган. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта һәм башка юл һәлакәтләре турында видеороликлар урнаштырган.

Беренче роликта Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатындагы авария сурәтләнгән. Биредә җиңел автомобиль пассажир автобусы белән бәрелешкән.

Икенче ролик Фучик урамы буйлап хәрәкәт иткән автобус регистраторыннан төшерелгән. Биредә «Опель» автомобиле автобус каршында кисәк кенә ишегалдына борылган. Автобус кисәк туктау нәтиҗәсендә, бер пассажир салонда егылып, умыртка баганасын сындырган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков искәрткәнчә, автобуслар катнашындагы аварияләрнең 80 процентында автобус полосасына чыккан машина йөртүчеләр гаепле.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X