erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Тимербаев: "Улыбыз өйгә менә шушындый кыяфәттә кайтты"

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Айдар Тимербаевның улы өйгә коточкыч кәяфәттә кайткан. “Шаклар каттык!” - ди Айдар үзе.

“Кичә кечкенә улыбыз менә шушындый кыяфәттә кайтып керде өйгә. Күз төпләре кып-кызыл. Куркып калдык инде әнисе белән. “Һай, Аллам, нәрсә булды инде тагын”, дип әнисе кочаклап алды. "Егылдым", - ди. "Күз төпләрең нигә кызарып бетте?" - дим, “Еладым” - ди.

Әнисе тиз генә перекись водорода алып, яра кырыйларын эшкәртергә дигән ният белән (курка-курка гына) пластырен кубармакчы иде, улыбыз шаркылдап көлеп җибәрмәсенме? 
“Беренче апрель бит бүген!” - ди. Шаклар каттык!!!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәсем ясау белән шөгыльләнә башлагач, 80 төсле маркер алып биргән идек без аңа, шул маркерларын кулланып, үзенә-үзе гримм ясаган. Елаган кешедән берничек тә аерып булмый иде только!
Авызыбызны ачып калдык инде башта, аннан үзебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек! Бераз ачуландык та инде, “куркыттың” дип.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aydar-timerbaev-ulybyz-yg-men-shushyndyy-kyyaftt-kaytty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X