erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азат Абитовны ни өчен самолетка кертмәүләре билгеле булды

Р.Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов бүген – 10 июль көнне Литва Сабан туенда чыгыш ясарга тиеш булган. Әмма Азатны самолетка кертмәгәннәр. Ни булган соң?

 

“Азат Латвиядә узасы Сабан туенда катнашырга тиеш иде. Татарстан вәкиле буларак, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле буларак. Латвиягә юл Стамбул аша уза. Нәкъ менә шунда паспорт контроле, таможня узганнан соң, Азатны Вильнюска очасы самолетка кертмиләр. Янәсе, аның визасы туристик кына. Гәрчә, элегрәк шул виза нигезендә Латвия дәүләт органнары махсус рөхсәт биргәннәр иде...

Ярар инде, хәерле булсын! Аның каравы, Азатка көне буе рәхәтләнеп Истанбулны карап йөрергә мөмкинлек бар. Исән-сау йөреп кайт, Азат!” - дип язган Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов үзенең аккаунтында.

“Гөлсирингә дә рөхсәт документын бирмәделәр. Сәбәпләре – билгесез. Шулай итеп, кызганычка каршы, Литвада яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясый алмаячакбыз. Гафу итегез!” - дип хәбәр иттеләр Ваһапов фондында. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/azatny-abitovny-ni-chen-samoletka-kertmlre-bilgele-buldy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X