erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Берсе икенчесен коткарырга маташкан...": ике малай кочаклашкан килеш һәлак булган

Фаҗига булыр дип беркем дә башына китермәде. Бу Каменка елгасындагы гап-гади буа.

27 июньдә Новосибирск өлкәсенең Бобровка авылында 8 һәм 6 яшьлек ике малай буада батып үлгән. Балалар кочаклашкан килеш һәлак булган. Мөгаен, малайларның олырагы кечерәген коткарырга маташкандыр, ләкин алар икесе дә су төбенә киткән.  Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне буа яныннан ир белән хатын узып бара. Алар елга буенда ике велосипед ятуын, суда балаларның аяк киемнәре йөзеп йөрүен күреп ала. Бу кешеләр шунда ук полициягә хәбәр итә.

«Яр буенда ике балалар велосипеды ята, суда балалар башмаклары йөзеп йөри. Участковый ачыклаганча, бу әйберләр биредә яшәүче балаларныкы. Берсе икенче сыйныфта укучы, икенчесе алты яшьлек малайлар. Алты яшьлек малай быел укырга керергә тиеш булган. Урынга икенче сыйныфта укучы малайның әтисе килеп җитте. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк ул балаларның мәетләрен судан алып чыкты. Аларны ике метр тирәнлектә тапкан. Балалар бер-берсенә куллары белән ябышкан. Берсе икенчесен коткарырга маташканда икесе дә баткан, мөгаен. Табиблар аларның үлүен раслады», — дип сөйли биредә яшәүче ир-ат.

Мәрхүм икенче сыйныф укучысы спорт яраткан, чаңгы ярышларына катнашкан. Аның дусты — алты яшьлек малай быел балалар бакчасыннан чыккан, быел мәктәпкә керергә тиеш булган. 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл халкы балаларның гаиләләрен бары яхшы яктан гына сыйфатлый. Алар эчми, күп бала үстерәләр. Икенче сыйныф укучысының 34 яшьлек әтисе авыл хуҗалыгында механизатор булып эшли. Алты яшьлек баланың 32 яшьлек әтисе шунда ук каравылчы. Әниләренең икесе дә декрет ялында.

«Фаҗига булыр дип беркем дә башына китермәде. Бу Каменка елгасындагы гап-гади буа. Ике метр тирәнлектә. Биредә яшәүчеләр барысы да шунда коена», — ди Бобровка авылы кешесе.

Балаларның үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен экспертизалар билгеләнгән. Тикшерүчеләр балаларның үзләре генә су коенырга китү фактын тикшерә. Җинаять эше ачылган.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/berse-ikenchesen-kotkaryrga-matashkan-ike-malay-kochaklashkan-kilesh-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X