Реклама
90нчы еллардан соң Россия актерының тормышы кискен үзгәрде: проектлар һәм көндәшлек артты.
Актер һәм җырчы Евгений Дятлов яшь артистларга нәрсә генә булса да бирешмәскә киңәш итә. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтеп үтте.
“Хәзер бик тиз эшләргә кирәк, озак уйлап торырга вакыт юк. Мөмкинлек бармы? Бөтен 100 процентка эшләп кара. Барып чыкмадымы – икенче тапкыр эшләп кара. Бирешмәскә кирәк, борынны салындырмаска, калын кесәле абзыйны эзләмәскә. Үзеңә юл ярырга кирәк”, – дип белдерде Дятлов.
Аның сүзләренчә, 90нчы еллардаг соң Россия актерының тормышы кискен үзгәрә: күбрәк фильмнар төшерә башлый, үзеңне күрсәтергә күбрәк мөмкинлекләр туа. Шул ук вакытты көндәшлек тә сизелерлек арта.
“Хәзер дә авыр, актерлар һәм проектлар күп. Кем өлгерми, шул соңга кала”, – диде ул.
Евгений Дятлов белән интервьюны sntat.ru. сайтында укый аласыз. Видеовариантын “Татар-информ”ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак.
Әңгәмәнең телевизион варианты зәңгәр экраннарга “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында шимбә көнне 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә чыгачак.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз