erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дәүләттән гаилә кешбэгы: 2026 елдан НДФЛның 7 процентын кемнәр кайтара алачак?

2026 елдан Россиядә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында яңа ярдәм чарасы эшли башлый – ике һәм аннан да күбрәк балалары булган эшләүче әти-әниләр түләнгән керем салымының бер өлешен кайтара алачак.

2026 елдан Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы – еллык гаилә түләве гамәлгә керә. Ул «Гаилә» илкүләм проектына керә һәм эшләүче әти-әниләргә салым йөкләмәсен киметергә ярдәм итәргә тиеш. Башка күп кенә пособиеләрдән аермалы буларак, бу түләү керемгә айлык өстәмә булып тормый – бу инде түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Календарь ел дәвамында эш бирүче әти-әнинең хезмәт хакыннан стандарт ставка буенча НДФЛны 13% (яки 15%, әгәр керем билгеләнгән лимиттан артып китсә) тотып кала. Әти-әни гариза биргәннән соң, салым хезмәте салымны ташламалы ставка буенча 6% ка күчерә, ә фактта тотылган һәм саналган сумма арасындагы аерманы мөрәҗәгать итүчегә бер тапкыр күчерү юлы белән кире кайтара. Асылда дәүләт инде түләнгән салымны кире кайтара, ә аванс бирми, шуңа күрә акчаны ел тулысынча тәмамланганнан соң гына алырга мөмкин.

Шунысы мөһим: кабат исәпләүне бер ел өчен генә башкаралар. Мисал өчен, 2026 елда 2025 ел өчен гариза бирергә мөмкин, 2027 елда – 2026 ел өчен һәм башкалар.

Түләүне гаиләләрендә кимендә ике бала тәрбияләнүче эшләүче әти-әниләр (шул исәптән уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр) алырга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев