erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итә

Минималь хезмәт хакын 2023 елның 1 гыйнварыннан арттырырга кирәк, ди алар.

ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына яңа закон проекты әзерләгән. Анда минималь хезмәт хакын ике тапкырга арттыру турында сүз бара, дип яза “РИА Новости”. Документ белән Дәүләт Җыенының мәгълүматлар базасында танышырга мөмкин. 
“Минималь хезмәт хакын 2023 елның 1 гыйнварыннан 30 мең күләмендә билгеләргә”, - диелә әлеге документта. 
Депутатлар исәпләвенчә, проектны тормышка ашыру өчен бюджеттан 1,16 триллион сум күләмендә акча кирәк булачак. Әмма бу түләүләр илдә хәерчелек күләмен киметергә ярдәм итәчәк, дип ышана алар. 
Хәзергә Россиядә минималь хезмәт хакы 15 279 сум күләмендә билгеләнгән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X