Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Фирдүс Тямаев: "Исән-сау күзләремне ачсам, барысын да сөйләрмен..."

    Германиягә операциягә җыенам. Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми

    Фирдүс Тямаевка июль башында Германиядә операция ясаячаклар. Җырчы бу хакта «Интертат» ка үзе хәбәр иткән.

    «Германиягә операциягә җыенам. Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми. Исән-сау күзләремне ачып, аякка бассам, барысын да сөйләрмен. Борчылып тормагыз, тавыш органнары белән бәйле операция түгел. 

    Реклама

    Киләсе елда минем иҗатыма ун ел тула. Исән-имин хастаханә юлларыннан котылсам, зур көч белән яңа программабызны әзерли башлыйм. Ул быел тагын да кызурак булачак. Концертларга фәлсәфә, юмор, миллилек өстәлә. Бу Башкортстан белән килеп чыккан хәлләр мине тагын да ныграк иҗат итәргә, үземне тулысынча эшкә багышларга мәҗбүр итте. Шәп мотивация булды», — дип сөйләде ул. 

    Фирдүс Тямаевка операциясенең уңышлы узуын һәм исән-сау савыгуын теләп калабыз.

     http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/firds-tyamaev-isn-sau-kzlremne-achsam-barysyn-da-sylrmen

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 27 июнь 2021 - 13:00
      Без имени
      Исэн сау бул.Безнен очен кадерле син.Хормэт итэбез узенне.