erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фирдус Тямаев концертында хәрбиләр дә катнашты

Фирдус Тямаев концертына махсус операциядә һәлак булган егетләрнең әниләрен чакырган

Казанның «Уникс» концертлар залында сигезенче көн рәттән Фирдус Тямаев концертлары бара. Бүгенге концертына ул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрне, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын чакырган. 


Фирдус Тямаев «Гомер үтә» җырын һәлак булган егетләргә багышлады. Җыр барышында сәхнәгә хәрбиләр менде. Аннары хәрбиләр һәм Фирдус Тямаев командасы һәлак булганнарның гаиләләренә чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.


«Бу егетләр мәңгегә безнең йөрәкләребездә. Без аларны мәңге онытмаячакбыз. Алар - безнең геройлар», - диде Фирдүс Тямаев.

Җыр яңгыраганда экранда махсус операциядә һәлак булганнан соң бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары һәм алар хакында мәгълүмат чыгып барды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәрбиләр исеменнән берсе сәхнәдә тамашачыга мөрәҗәгать белән чыкты. Бу кешеләрнең исемнәре хәтердә мәңгегә калачагы хакында сөйләде. «Мондый кешеләр барында без җиңәчәкбез», – диде ул. Тамашачылар алкышлар белән җавап кайтарды. Хәрбиләр исеменнән чыгыш ясаучы хәрби операциядә катнашучыларга беренче көннән ярдәм иткән Фирдүс Тямаевка һәм шундый балаларны үстергән өчен солдатларның әниләренә рәхмәт әйттеләр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/firdus-tyamaev-koncertyna-maxsus-operaciyada-halak-bulgan-egetlarnen-anilaren-cakyrgan-5868081

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X