Гүзәл Уразова Мәскәү хастаханәсендә операция ясаткан.
Җырчы бүген язылучылары белән элемтәгә чыкты. Шулай ук аның нинди операция ясатуы ачыкланды. «6 сәгать операция кичердем. «Барысы да яхшы үтте», – диделәр. Әле наркоздан чыкканны сөйләп көлдерделәр. «Гузель, ты в реанимации», – диләр икән миңа, аңыма килгәч. Мин: «Я в реанимации? А я думала на фотосессии», – дигәнмен. Директка бик күп теләкләр килгән. Зур рәхмәт. «Шулай кирәк сиңа» дип язган кешеләр дә бар. Аларына игътибар бирмибез инде хәзер. Саулык булса, җитә бары да. Мин сезне яратам, исән-имин булыгыз», – дип хәленең алга таба баруын әйткән Гүзәл. Интертат ачыклаганча, Гүзәлнең пластик операция ясатуы ихтимал.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140892/
Нет комментариев