erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә

Ел саен, май аеннан башлап (Казан өчен 5 майдан 6 майга каршы төндә) һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый.

 

Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый. Быел әлеге вакыт рамазан аена туры килүенә игътибарыгызны юнәлтәсебез килә.

Нәкъ менә шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гоәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды.

Без илебезнең атаклы галиме, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46-нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

4 майдан 5 майга каршы төндә Казанда иртәнге намаз 23:44 сәгатьтә керә, ә 5 май көнне, кояш баю белән, чын төн юк. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иртәнге намазның башлану вакыты – ураза башлану вакыты булып тора.

Игътибарлы булыгыз һәм намаз вакытларын күзәтеп барыгыз!

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/igtibar-namaz-vakytlary-zgr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре