erid:2VtzquqpS7d
Илназ Галәвиев калган гомерен Россиянең иң кырыс төрмәсендә үткәрәчәк
Яңалыклар

Илназ Галәвиев калган гомерен Россиянең иң кырыс төрмәсендә үткәрәчәк

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевне Оренбург өлкәсендәге 6нчы төзәтү колониясенә (ул күбрәк «Кара дельфин» буларак билгеле) озатачаклар.

Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2023 елның 7 августында Түбән Новгородның гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды гомерлек төрмә җәзасы рәвешендәге хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә урнашкан 6 нчы санлы холык төзәтү колониясе халыкта «Кара дельфин» төрмәсе буларак билгеле. Россиядә ул гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр өчен тәгаенләнгән биш колониянең берсе. 

Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев