erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнур Коләхмәтов: “Илсөя апа хыялымны чынга ашырды”

Илнур Коләхмәтов төрле уен коралларында оста итеп уйнавы, үзенчәлекле җырлавы белән аерылып тора. Бүген ул – Илсөя Бәдретдинова төркеменең иң көчле, талантлы артисты. ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова)

– Илнур, син кайда, нинди гаиләдә үстең?

– Башкортстан республикасы Учалы районы Кәрим авылында туып үстем. Гади авыл малае мин. Без гаиләдә ике бала, миннән олырак апам бар, исеме Рәзилә. Арыслан һәм Айвар исемле ике улы бар. Атайым, ягъни әтием Ильяс, инәйем – әнием Рәзифә. Алар авылда тора. Атайым тимер юлында “РЖД”да эшли, ә инәйем Учалыда хастаханә хезмәткәре.

– Сәхнәдәге эшчәнлегеңне Салават Фәтхетдинов төркемендә башлагансың икән?

– Уфада  гимназияне тамамлагач, югары уку йортында укырга дип Казанга килдем. Нәфис сүз, жыр, бию, төрле уен коралларында уйнап имтихан үттем. Аннан соң Салават абый Фәтхетдинов үзенең концерт программасында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Беренче курс алдыннан август аенда мин 25 көн буе Салават абыйның концертларында катнаштым. Бер ел Ринат абый Гыйләҗев җитәкчелегендәге “Сорнай” ансамблендә эшләдем. Биш ел Айдар абый Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләдем. Аларга бик зур рәхмәтем! Коллективта тәҗрибә тупладым, үзеңне сәхнәдә тоту, бию, җыр, төрле уен коралларында уйнарга, үсәргә ярдәм иттеләр.

– Ә Илсөя Бәдретдинова белән ничек таныштың?

– Без “заочно” таныш идек, әмма күрешкән генә булмады. Илсөя апа миңа болай диде: “Монда бернинди кыйбатлы кунакханәләр булмаячак. Лапша ашап, идәндә йоклый торган вакытлар була. Озын юллар үтәргә туры килә, көн саен концерт куярга, атналар буе гастрольләрдә йөрергә син ризамы?” Алга таба эшләргә, үсәргә, “комфорт зонасыннан” чыгарга кирәк дип үземә сүз бирдем. Аллаһка шөкер, бергә эшли башладык, һәм һич кенә дә үкенмим.

– Нинди уен коралларында уйныйсың? Тамак төбе белән җырлау кыенмы?

– Уфада укыганда, төрле музыка уен кораллары дәресләренә йөрергә ярата идем. Белгечлегем кларнет булса, өстәмә уен коралы фортепиано булды. Ә инде этник уен коралларына үзем теләп йөри идем. Думбра, курай, кубызда уйныйм. Башкортстанда һәр ел саен кубызда уйнаучылар конкурсы үтә. Ә конкурс алдыннан мастер класлар үткәрелә иде. Тамак төбе белән җырларга, кубызда, курайда уйнарга өйрәттеләр. Тамак төбе белән җырларга башта авыр иде. Хәзер дә бер атна җырламый йөрсәң, яңадан өйрәнгән шикелле. Һәр вакыт “мыкырдап” йөрергә кирәк (көлә).

– Хатының Айгөл белән сине Илсөя таныштырган икән?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Айгөл – Түбән Кама кызы. Без бергә ансамбльдә эшләдек. Ул – биюче. Беренче курста укыган вакытта бер фестивальдә катнашырга туры килде. Уйнап чыккач, Айгөл минем яныма килеп: “Илсөя апага кирәк”, – дигән булып телефон номерымны алды. Белмим, бәлки үзенә кирәк булгандыр (көлә). Аннан соң без Илсөя апа белән студияләрдә уен коралларын, бэклар яздыра башладык. Айгөл белән Илсөя апа таныштырды дип әйтсәң дә була.

– Илсөя белән дуэт җырлаганнан соң, сезнең турында имеш-мимешләр йөри башлады. Айгөл көнләшмәдеме?

– Дуэт жырлау – күптәнге хыялым иде. Бу хыялны чынга ашырырга Илсөя апа ярдәм итте. Хәзерге вакытта ике дуэт җырыбыз бар. Әлбәттә, кемгәдер ошады, кемгәдер юк. Һәр кешенең үз фикере бит. Айгөл көнләшмәде. Ул мине һәрвакыт хуплап, миңа таяныч булып тора. Алга таба эшләргә  ярдәм итә.

– Елына бик күп концертлар куясыз. Ардырмыймы? Гаиләң белән күбрәк вакыт үткәрергә теләмисеңме?

– Безнең девиз: эш кенә булсын! Әлбәттә, бик күп юллар үтәргә туры килә, көн саен концертлар... Үзем шушы юлны сайладым бит. Беркем дә кыйнап укытмады, үзем теләдем. Үз эшеңне яратып, аңа тугры булып, ниндидер идеяләр белән тулыландырып торсаң, һич ардырмый ул. Гастрольләрдән соң, күбрәк гаилә белән булырга тырышам. Сагыналар. Ике улым үсеп килә. Олысы – Айназ, кечкенәсе – Илназ. Мин гаиләдә бик таләпчән атай (әти). Әгәр кирәк икән, безгә көн дә юк, төн дә юк, паркка, урманга, яки машина белән шәһәр буйлап төнге прогулкага чыгып китәбез. Мин аларны бик нык яратам, алар минем таянычым, горурлыгым.

– Илнур, нинди хыялларың, киләчәккә планнарың бар?

– Алга таба да гаилә дип, эш дип янып яшәргә, эшләргә! Яңа жырлар чыгарырга телим. Эш кенә булсын!

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnur-kolkhmtov-ilsya-apa-khyyalymny-chynga-ashyrdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X