erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча актив эш алып барыла

2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 5 млрд сумга 245,7 км юл ремонтланган

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Үткән ел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты актив рәвештә гамәлгә ашырылды. Республикада 98 юл челтәре объектында барлыгы 245,7 километр юллар ремонтланды. Бу эшләргә 5 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Моннан тыш, өч зур проектка 7 миллиард сум юнәлтелде. Аларның берсе — Казан — Шәмәрдән автомобиль юлын ремонтлау. Әлеге объект 2021 елда файдалануга тапшырылды. Калган ике объекттагы эшләр дәвам итә: Казанның Несмелов урамыннан М-7 трассасына кадәр төзелә торган юлны — 2023 елда, Зур Казан боҗрасы магистралендәге участокны 2024 елда кулланышка тапшыру планлаштырыла.

Шулай ук Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүгә 370 миллион сум бүленгән. Бу финанс чараларына камералар, юл хәрәкәте көчен ачыклау датчиклары, хәрәкәт белән автомат идарә итү системалары, авырлык контроле системалары сатып алынган, юл хәрәкәте белән идарә итү платформаларын булдыру эшләре башкарылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/05-03-2022/ger-e-rayonynda-kyshky-balyk-totu-buencha-yarysh-bula-5850526

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X