4 июньдә җылы, әмма үзгәрүчән һава торышы көтелә: синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 17 метрга кадәр көчле җил фаразлый.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 4 июньдә республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә.
Төнлә явым-төшем булмаячак, ә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, яшенле яңгыр да булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал.
Төнлә җилнең тизлеге 4-9 м/с тәшкил итәчәк, көндез 6-11 м/с ка кадәр көчәячәк.
Төнлә +5..+10, көндез +20...+25 градус җылылык көтелә.
Нет комментариев