erid:2VtzquqpS7d
Изге ниятләре өчен җырчыга рәхмәт әйтәләр
Яңалыклар

Изге ниятләре өчен җырчыга рәхмәт әйтәләр

Әнвәр Нургалиев Ленин һәйкәлен тергезә

Җырчы хатынының туган ягы - Илеш районының Базытамак авылына кайткан. Ул анда мәрхүм бабасының (ул аны әти дип атый) нигезендә булган, аның энесе белән күрешкән. Аннары җырчыны авылдагы ташландык урын җәлеп иткән. Анда Ленин һәйкәле тора. Ләкин еллар үтү белән ул җимерелеп бара, һәйкәл тирәсе дә бик аянычлы хәлдә.

Әнвәрдә шушы паркны төзекләндерү теләге туган. Аны җыештырып, паркка бабасының исемен бирергә тели ул. Илеш районы хакимиятенең рөхсәте булса, эшкә тотынырга әзер. Әнвәрнең бу теләген күтәреп алганнар, аңа ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар, ураза аенда изге ниятләре өчен рәхмәт әйтәләр.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/nvr-nurgaliev-lenin-yklen-tergez

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев