Реклама
Кичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте ("Ватаным Татарстан").
Беренчел мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөк машинасына көйләнгән манипулятор эш вакытында югары вольтлы чыбыкларга тигән. Машинаның 34 яшьлек йөртүчесе көчле ток сугудан урында ук үлгән.
Ике эшче вагоннар төягән булган. Ир-атларның берсе ток сугудан үлгән, икенчесенең сәламәтлегенә артык зыян килмәгән.
«Әлеге факт буенча тикшерү башланды, аның барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы күзәтчелегендә», – диде Галиев.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз