erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан Изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә узган дини чарада 7 меңгә якын кеше катнашты

Дини йөреш иртәнге 7 сәгать 30 минутта башланды

Бүген православие динен тотучылар өчен аеруча кадерле саналган Казан Изге Мәрьям Ана иконасы табылуның 447 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Казанда меңләгән кеше катнашында традицион тәре йөреше узды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Иртәнге сәгать 7.30да тәре йөреше Казан Кремлендәге Благовещение соборы яныннан башланып китте. Дини чарада республика шәһәрләре һәм районнарыннан килгән хаҗилар, руханилар һәм православие җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Быелгы йөрешкә барлыгы 7 меңгә якын кеше кушылды.

Катнашучылар догалар укып, Казан шәһәренең тарихи урамнары буйлап Казан Богородица монастырена кадәр юл үтте. Нәкъ менә шул урында, православие традицияләре буенча, XVI гасырда Казан Анасы иконасы табылган дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев