erid:2VtzquqpS7d
Казан мәктәбендә канлы фаҗига оештырган егеткә хөкем карары чыгарылды
Яңалыклар

Казан мәктәбендә канлы фаҗига оештырган егеткә хөкем карары чыгарылды

Фаҗига 11 майда булды. 19 яшьлек Казан кешесе мәктәпкә бәреп керә, шартлаткыч ыргыта һәм ут ача. 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала, тугыз кеше (җиде укучы һәм ике укытучы) һәлак була.

Илназ Галәвиев гомерлеккә төрмәгә хөкем ителде. Калган гомерен ул махсус режимлы колониядә үткәрәчәк.

Үзенең рәхимсезлеге белән республика тарихына кереп калган иң куркыныч эшләрнең берсенә Татарстан Югары суды нокта куйды. 

Әлеге канлы фаҗигадә зыян күргән күпләр җитди җәрәхәтләр алганга инвалид булып калган. Эш буенча барлыгы 667 кеше зыян күрүче дип табылган. 

Галәвиевны гомерлеккә махсус режимлы колониягә хөкем итәләр. 

Чыганак: Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев