erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда эшче бишенче каттан егылып һәлак булган

Эшче Казан йортларының берсенең 5 нче катыннан егылып һәлак була.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, кичә Восстание урамында күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Ниндидер мизгелдә 38 яшьлек ир-ат төшеп киткән һәм тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр алган. Тикшерү уздырганнан соң һәлак булучының хезмәт килешүеннән башка эшләве ачыкланган.

Җинаять эше кузгатылды. Тикшерү процессы прокуратура контролендә.

Чыганак: http://https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazani-rabocii-razbilsya-nasmert-upav-s-pyatogo-etaza-6029671


Нет комментариев