Казанда Татарстан һәм Үзбәкстанның 200гә якын компаниясе катнашында бизнес-форум узды
Казанда «Татарстан – Үзбәкстан» бизнес-форумы эшен башлады. Чарада Татарстан һәм Үзбәкстаннан 200гә якын компания вәкилләре катнаша. Эшлекле очрашуларда яңа партнерлар табу, сәүдә элемтәләрен киңәйтү һәм уртак проектлар турында сөйләшү планлаштырыла.
Форум Татарстан белән Үзбәкстан арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар өчен турыдан-туры очрашулар оештырылды. Биредә компанияләр аралашып, үзләренең продукциясе һәм мөмкинлекләре белән таныштыра ала.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко журналистларга төбәкара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде.
«Бүген бездә Татарстан һәм Үзбәкстаннан 200ләп предприятие җыелды. Безгә үзара хезмәттәшлек һәм керем күләмен арттырырга кирәк. Бизнес вәкилләре турыдан-туры очрашулар үткәргәндә, бу экспорт-импорт үсешенә дә уңай йогынты ясый», – диде Олег Коробченко.
Форум кысаларындагы эшлекле очрашуларда компанияләр үзара хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләрен карый. Мондый формат яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга һәм уртак килешүләр төзергә мөмкинлек бирә.
Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр елдан-ел киңәя. Олег Коробченко сүзләренчә, ике як арасындагы товар әйләнеше хәзерге вакытта якынча 500 миллион долларга җитә.
Бизнес-форум Татарстан һәм Үзбәкстан компанияләре өчен турыдан-туры аралашу мәйданы булып тора. Чара нәтиҗәсендә яңа партнерлык элемтәләре һәм уртак проектлар барлыкка килүе көтелә.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев