«KazanForum-2026»: Казанда 103 ил вәкилләре җыела
Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2026» халыкара икътисади форумы эшен башлап җибәрде. Быел чарага 103 илдән 10 меңнән артык кунак килүе көтелә. Форум кысаларында дистәләгән очрашу, түгәрәк өстәл һәм килешүләр имзалау планлаштырыла.
Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2026» халыкара форумы мәйданчыклары эшли башлады. Чарага Төркия, Мисыр, Оман, Төрекмәнстан, Әзербайҗан һәм Үзбәкстаннан зур делегацияләр килде.
Форумда дәүләт җитәкчеләре, министрлар, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф вәкилләре катнаша. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быелгы программада 150гә якын секция һәм түгәрәк өстәл каралган.
Рәсми чаралар иртәгә башланачак. Форум нәтиҗәсендә кимендә 116 килешү имзалану көтелә. Алар икътисад, инфраструктура, халыкара хезмәттәшлек һәм инвестиция өлкәләренә кагылачак.
Күргәзмә павильоннарында өч халыкара күргәзмә ачыла. Алар күчемсез милек, инфраструктура проектлары һәм Россия белән ислам илләре арасындагы хезмәттәшлеккә багышлана.
Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләүче «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә.
«KazanForum — илләр арасында эшлекле һәм мәдәни багланышларны ныгыту өчен мөһим мәйданчык», — дип билгеләп үтә оештыручылар.
Форум чаралары берничә көн дәвам итәчәк. Казанда эшлекле очрашулар, мәдәни программалар һәм рәсми кабул итүләр үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев