erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанның Совет районы өлешендә су белән тәэмин итү вакытлыча тукталачак

Казанның Совет районында 10 гыйнварда Рәшит Ваһапов урамы, 17а адресы буенча суүткәргеч челтәрләрендә авария хәлендәге эшләр аркасында су белән тәэмин итү вакытлыча сүндереләчәк.

09:00 сәгатьтән якынча 21:00 сәгатькә кадәр су булмаячак, дип хәбәр иттеләр Казан Водоканалы Телеграм-каналында.

Түбәндәге адреслар буенча йортлар сусыз калачак:

Ваһапов урамында – 3, 9, 13, 15, 9А, 15а, 17, 17А, 17Б, 19, 11;
Академик Глушко урамында – 17, 19, 21, 31, 33, 39, 41, 23, 22В, 22Б, 22А, 22, 20, 18/23, 27, 21А, 25/1, 35, 16Б, 16Г, 25, 29;
Магистраль урамында - 20, 18А.

Халыкка су ташу оештырылачак. Автоцистерналар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган заявкалар буенча җибәреләчәк.


Нет комментариев