erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичә югалган ир-атның мәете табылган

Коткаручылар мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Бүген иртән Мөслим районының Үрәзмәт авылында коткаручылар буадан 53 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Авылда яшәүчеләр 112 бердәм номерына шалтыратып белдергәнчә, ир-ат кичә юкка чыккан. Ул су кергән вакытта югалган дип фаразлана — яр буенда аның киемнәрен табып алганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коткаручылар мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, республикада коену сезоны әле ачылмады. Шуңа бәйле рәвештә, теләсә нинди сулыкта, хәтта су керү өчен җиһазландырылган пляжларда да коенырга ярамый.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе казанлыларга җәй башына кадәр су керү тыелуы хакында искәрткән иде. 
 https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-05-2021/tatarstanda-kotkaruchylar-buada-kich-yugalgan-ir-atny-m-eten-tapkan-5823408

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X