erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара сарыклары турында хәбәр Мәскәүгә барып җиткән

Кукмара районының Ядегәр авылында бер хуҗалыкның сарыкларын бүреләр харап иткән дигән хәбәр таралды. Икенче бер хәбәрдә хәтта эт белән бүре катыш хайван дип килеп иреште

 

Ядегәр авылы җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин исә аның кыргый эт булуын әйтте. 
– Тәэминә апаның утары күл янында ук тора. Төнлә бер сарыгына кыргый эт ташланып, муеныннан бугазлап аткан. Калган сарыклар куркуларыннан утардан чыгып качып, күлгә чумганнар. Иртәнгә алар анда катып үлгәннәр. Бүре булып чыкмады ул. Бу хәл бүген генә булмады, аның турындагы хәбәр ватсаплардагы төркемнәрдә таралды, хәтта Мәскәүгә дә киткән. Аннан да сорап яздылар. Хәбәр йөри-йөри артык күпертелә дә башлаган. Имештер, урманнарны кисеп бетергәннәр дә, бүреләр авылларга төшә икән. Бик нык кыргыйлашкан эт булып чыкты ул. Тәэминә апаның күршеләренә дә ырлап килә башлаган булган, алар аны бәреп үтергән. Ветеринарлар экспертизага алып китте, кыргый эт булган диделәр. Аучылар да шулай диде. Урманда йөреп бик нык кыргыйлашкан эт булды ул, – дип сөйләде ул.   
Кукмараның баш ветеринары Рифат Кәримуллин да аның кыргый эт булуын раслады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/bre-tgel-kem-so-kukmara-saryklary-turynda-khbr-mskg-baryp-itkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X