erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Лицей укучыларының агулану факты буенча җинаять эше кузгатылган

Массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтү барышында Лаеш районының Усады авылындагы «Инноватика» күппрофильле лицеенда берничә башлангыч сыйныф укучысының агулануы турында хәбәр ачыкланган.

Фаразланганча, моңа кадәр алар ашханәдә ашаганнар.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 238 маддәсенең 1 өлеше буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү) җинаять эше кузгатылган.

Булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Чыганак: Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев