erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май бәйрәмнәрендә һава торышы ничек булачак?

Май бәйрәмнәрендә Россиянең үзәк өлешендә (димәк, Татарстанда да) һава температурасының +20 градуска кадәр җылынуы көтелә. Яңгырлар булмаячак.

“Метео” фараз үзәге Александр Шувалов “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шу хакта сөйләп үткән. “Тулаем алганда, Европа территориясендә җылы һава хөкем сөрәчәк. Яңа атна башында – 1 Май бәйрәмнәрендә һава температурасы 20 градус чамасы тәшкил итәчәк”, – дигән ул. Шул ук вакытта пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә яңгыр явуы бар, әмма явым-төшем ял көннәрендә туктаячак. Барыннан да элек, май бәйрәмнәрендә аяз булыр кебек, дигән синоптик. Исегезгә төшерәбез: кичә Казанда термометрның терекөмеш баганасы +25,5 градуска кадәр күтәрелеп. 29 ел элек булган температура рекорды челпәрәмә килгән. Синоптиклар фаразына караганда, республикада апрель өчен аномаль эсселек акрынлап сүреләчәк. Әмма әле ай ахырына кадәр уртача температураның нормадан 5 градуска югарырак булуы көтелә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140879/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X