Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Марат Мухин "камыт кигән"

    Композитор һәм аранжировкалар остасы Марат Мухин камыт кигән!

    "Матбугат.ру" ачыклаганча, кәләшнең исеме Гөлия Вәлиәхмәтова. Яшь парны котларга якыннары, шоу-бизнес йолдызлары да җыелган.

    Инстаграмда Данир Сабиров Маратның хатынына: "Килен, пажалысты, әбижәть итмә талантлы, йомшак кияүне. Бәхетле булыгыз. Миңа сез икегез дә якын. Яратам, хөрмәт итәм", - дип язып куйган.

    Реклама

    Әле зурлап 35 яшен УНИКСта билгеләп үткән Маратның өйләнүе күпләрне шаккатырган, ә кайберәүләрнең хәтта ачуын китергән. Алар Маратны Дилә белән кызын ташлап өйләнүдә гаеплиләр. Моңа каршы: "Белмичә гаеп итмәгез, үзегезгә гөнаһ җыеп! Бәхетле тормыш теләгез лучше! Дилә инде күптәннән башка кешегә кияүгә чыкты. Маратка бәхет телибез", - дип язганнар.

    Ә без яшьләргә бәхет, никахларының гомерле булуын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: