erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май аенда Казанның 175 нче гимназиясендә балаларга аткан Илназ Галәвиевкә ахыр гаепләү белдерелде.

Бу хакта Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә. Галәвиев берьюлы дүрт – «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Җәмгыять өчен куркыныч ысул белән ике һәм аннан күбрәк кешене үтермәкче булу», «Шартлаткыч матдәләр, шартлаткыч җайланма әзерләү һәм саклау», «Читләрнең милкен белә торып юкка чыгару һәм зыян салу» статьялары буенча гаепләнә ("Ватаным Татарстан").

 

Моннан тыш Галәвиев үз акылында дип танылган. Ул үз гаебен тулысынча таныган һәм кылган гамәлләренә үкенүен белдергән. Җинаять эше буенча 600 кеше зыян күргән дип санала. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул интернетта куркыныч төркемнәр турында мәгълүмат табып, гимназиядә һөҗүм оештырганда аларны кабатларга омтылган. «Якын араларда зыян күрүчеләр, шуннан соң гаепләнелүче һәм аның адвокаты җинаять эше материаллары белән таныштырылачак», – диелә Тикшерү комитеты сайтында. Сүз уңаеннан, Галәвиев хәзер Казанда тикшерү изоляторында үзе генә тотыла. Ул тәүлек әйләнәсе күзәтеп торыла. Хәзер җинаять эшендәге материаллары белән зыян күрүчеләр һәм аларның законлы вәкилләре, аннары гаепләнүче үзе һәм аның адвокаты танышачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X