Миңнеханов хакимият органнарына гражданнарны штатлы режимда кабул итүне дәвам итәргә кушты
Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле санитар-эпидемиологик режим кертелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә гражданнарны кабул итүне штатлы режимда дәвам итәргә кушты.
“Бер генә республика кешесе дә дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итә алмыйча калырга тиеш түгел”, – дип белдерде Президент шимбә киңәшмәсендә.
“Санитар-эпидемиологик режим белән бәйле рәвештә эшкә зыян килергә тиеш түгел”, – диде республика җитәкчесе.
Шулай ук ТР Президенты урыннардагы җитәкчеләргә кибетләргә, аптекаларга барып, анда продуктларның җитәрлек күләмдә булуын һәм бәяләрен күзәтү астына алырга чакырды.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр кадәр коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле санитар-эпидемиологик режим кертелде. Бу режим массакүләм спорт һәм мәдәният чараларын вакытлыча туктаып торуны күздә тота.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев