Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Минзәләдәге авиаһәлакәттән соң исән калган парашютчыларның берсен эчке эшләр министрлыгы тикшерәчәк

    10 октябрьдә Минзәлә янында авиаһәлакәттән соң исән калган парашютчыларның берсен Эчке эшләр министрлыгы тикшерәчәк.

    Очышта катнашкан ир-ат полиция капитаны булып чыга. Ул җитәкчелегенә планлаштырылган сәфәре турында сөйләмәгән. Ир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм хәзер хастаханәдә ята.

    Реклама

    Соңрак аның Башкортстанда эшләве һәм җирле наркоконтрольдә өлкән оперуполномоченный булуы ачыкланган. Дербышев парашют белән сикерергә ялы вакытында барган, тик җитәкчелек аның кисәтүсез генә сәяхәткә китүен хупламаган. Башкортстан Эчке эшлер министрлыгы хезмәткәрнең республикадан читкә чыгуы аркасында хезмәт тикшеруен башлаган. Полиция капитанына эшеннән азат ителү куркынычы яный.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: