erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә әзерлек: кесәң генә чыдасын!

Каникулларны әти-әниләр укучы балаларга караганда да күбрәк көтәдер, мөгаен. Ә 1 сентябрьне киресенчә... Әмма качып котылып булмый торган әйберләр бар. Шул исәптән, мәктәпкә әзерлек процессыннан да качып булмый.

Балалары 2нче һәм аннан да зуррак сыйныфларга укырга баручылар мәктәп тормышын, ук процессында нәрсәләр кирәк икәнен азмы-күпме күзалласа, әле тәүге тапкыр мәктәпкә әзерләнүчеләрне алда бик күп сюрпризлар көтә. 

Статистик мәгълүматларга караганда, малайларны беренче сыйныфка киендерү өчен уртача 7320 сум, ә кызларга 6840 сум акча кирәк. Бу суммага гаджетлар кермәгән. Телефон, планшет кебек техника да сатып алсагыз, бәяләр бермә-бер артачак: малайларга – 53 420, кызларга 52 940 сум кирәк булачак, ди “Авито” аналитиклары. 

Бәхеткә, хәзер интернет кибетләр һәм игъланнар белән тулы сайтлар җитәрлек. Күбесе әйберне өеңә кадәр китереп бирә. Шул ук “Авито” аналитикларына ышансаң, әйберләрне кулдан алган очракта 63 процентлап акчаны янга калдырырга мөмкин, имеш. 

Әмма Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре товарларны кулдан алмаска киңәш итә. 
– Концелярия товарларын стационар кибетләрдә алу хәерлерәк. Бу очракта сез товарны ышанычлы кешедән аласыз. Базардан яисә берәр нинди күчеп йөри торган базадан кием-салым алганда товарның җитешсезлекләре өчен җавап бирә торган кешене табу авыр булачак. Мисалга, ыштанда балада аллергия китереп чыгара торган әйбер булырга мөмкин. Бер генә сатучы да моның өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаячак. Базардан аласыз икән инде, товар белән кем сату итүенә игътибар итегез: шәхси эшмәкәрме, юридик затмы. Аның мәгълүматларын язып алыгыз яисә әйбер сатып алган сәүдә ноктасын фотога төшерегез, – дип киңәш итә белгечләр. 

Кибеттән әйберләр сатып алуның тагын бер уңай ягы – товар охшамаган очракта аны кире кайтарырга мөмкин. Әмма барлык очракта да түгел. 
–Россия Хөкүмәтенең 2020 елда чыгарган карары нигезендә, сыйфатлы, кимчелекләре булмаган товарларны кире кайтарырга мөмкин түгел. Ягъни, әгәр дә әйбер сезгә формасы, төсе ягыннан охшамаган икән, андый товарны кайтарып булмаячак. Бу альбомнарга, периодик булмаган басмаларга, китапларга, нота альбомнарына кагыла. Шулай ук кием-салымнарның да кайберләрен сатучыга кире кайтарырга мөмкин түгел. Әлеге исемлектә майка, шортик, оекбаш һәм оеклар да бар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Техник товарларга килсәк, ноутбук, телефоннарны да бу безгә туры килмәде дип, кибеткә кире илтеп биреп булмаячак. Хәтта техника өчен акча түләп, икенче кибеттә шундый ук җиһазның арзанрак торганын күреп, өр-яңа техниканы кире кайтарырга уйласалар да, кире кайтарып булмый. Шуңа да бу очракта игътибарлы булыгыз, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре. 

Нәрсә генә сатып алган очракта да сатучыдан чек сорарга куша алар. Чекта әйберне алу вакыты, датасы һәм суммасы гына түгел, ә нәрсә сатып алуыгыз да күрсәтелгән булуы шарт. Чөнки чекта товар исеме күрсәтелми икән, сезгә әйбер сатып алуыгызны раслау авыр булачак. 
– Мәктәп әйберләрен алганда “сарафан радиосы”на таянып эш итегез. Хәзер төрле форумнар, интернетта фикер алышулар бар. Интернет кибетләрдә сезгә кадәр сатып алучылар товар хакында мәгълүмат калдыра. Шуларны укыгыз. Балага әйберне аның үзе белән алыгыз. Иң мөһиме – букча да, киемнәр дә балага уңайлы булырга тиеш, –  ди инспеҡция белгечләре. 

Быел берничә танышымның, кайбер иптәш кызларның балалары да укырга керә. Теләчедә яшәүче төркемдәшем Алинә Хәбибуллинаның улы беренче сыйныфка бара. 
– Дөресен генә әйткәндә, әле бернәрсә дә алмадык. Бездә 1нче сыйныфка укырга керүчеләргә сумкалар бүләк итәләр. Канцелярия товарлары шунда булыр дип өметләнәм. Кәчтүм-чалбарларны соңрак алырмын, мөгаен. Балалар тиз үсә бит, аннан ярамый башлый”, – ди Алинә. 

Иптәш кызым Сөмбел Мөстәкыймова улын инде тулысынча мәктәпкә әзерләп бетергән, диярлек. 
– Малайларга чалбар, жилет, чалбары буган комплект бәяләре базарда 2800 сумнан башлана. Күлмәкләр 600, 700, 900 сум тирәсе. Спорт костюмы 1800, кайберләре 1500гә дә бирә. Сумкаларны 1500 сумга алып була, тик аларның сыйфаты бик начар. Нигездә – 2500-3000 сум. Без 3 меңгә алдык, 6 меңгә сатучылар да бар. Физкультура өчен аяк киеме 800-900 сум чамасы тора. Дәфтәрләргә килсәк, 12 битле гади дәфтәр 6 сумнан башлана, 8 сумга да бар, – ди Сөмбел. 
P.S. Россия халкы җәйге ялга диңгез буена бер атнага барыр өчен ел әйләнәсе акча җыя. 1 сыйныфка баласын бирүчеләр дә шулайрактыр, мөгаен...

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X