erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизациядә «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәнов: «Повестка килгәч, китәсең инде» (»Интертат», Гөлназ Хәбибуллина )

Мобилизациягә эләгеп, солдатлар алдында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарган егетнең видеосы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр, мөгаен.

леге видео Интернет челтәрендә һәм мессенджерларда яшен тизлегендә таралды һәм бөтен Татарстанны шаулатты. Артурның тавышын ишетеп: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – дип бәя бирүчеләр дә күп булды. Күрше республикада шундый талантлы милләттәшебез барлыгын белмичә дә яшәп ятканбыз.

«Интертат» хәбәрчесе «бер иртәдә Интернет йолдызына әверелеп уянган» Артур Хәсәнов белән элемтәгә керде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көннәрдә Артурны эзләүчеләр бихисап күп булган икән. Миңа җырчыны табарга ул эшләгән Дүртөйле шәһәре мәдәният йортының кадрлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хәмзина ярдәм итте. Зур рәхмәт аңа.

Артур бүгенге көндә, барлык мобилизацияләнүчеләр белән бергә, Пенза шәһәрендәге җыелу пунктында өйрәнүләр уза. Аның белән кичке якта гына шалтыратыша алдык.

«Җитди һөнәр иясе буласым килгән иде»

Артур – татар егете, Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә дөньяга килгән. 11 нче сыйныфка күчәр алдыннан, шәхси сәбәпләр аркасында, җырчының гаиләсе Илеш районының Лаяшты авылына күченеп кайта. 11 сыйныфны Артур авыл мәктәбендә тәмамлаган.

«Өлкән сыйныфларда укыганда ук музыка белән кызыксына һәм мөстәкыйль рәвештә  шөгыльләнә башладым. Ләкин, профессия сайлау вакыты җиткәч, җитдирәк һөнәр иясе буласы килде. Уфаның радиоэлектроника көлиятенә укырга кереп, МЧС кафедрасын тәмамладым. Укып бетергәч, бер ел армиядә хезмәт иттем.

Хәрби хезмәттән кайткач та һөнәрем буенча эшләмәдем. Музыкага тартылуым барыбер үзенекен итте. Башта Югары Яркәй мәдәният йортына, кабат Туймазы татар дәүләт драма театрына тавыш операторы булып урнаштым. Яркәйдә вакытта халык театрында да уйнап йөрдем.

Соңгы елларда Дүртөйле мәдәният йортында тавыш операторы булып эшләдем. Барлык уздырылган концертларда да катнашып килдем», – дип башлады Артур үзе белән таныштыруны.

Фото: © Халык театрында уйнаган вакыты. Артур – беренче рәттә кызыл күлмәктән

Артур, син татар егетеме? 

Әйе, татар егете. Ләкин шәһәрдә үскәч, рус телендә фикерлим, русча сөйләшүе җайлырак.

Нәселегездә җырчылар бармы, Артур? Син ничек шулай моңлы булдың?

Минем бертуган абыем Марат Хәсәнов – Уфа «Нур» татар дәүләт театры артисты, режиссер. Казанда мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлады. Инде күп еллар театрда эшли. Туганнан туган абыем Әхмәтгаләмов Радик – җырчы, аранжировкалар остасы. Аның әнисе, мәрхүмә Лилия апа да җырчы иде.

Әти-әниең дә җырларга яратадыр?

Аларның җырлаганын бер дә хәтерләмим (көлә). Әти белән әни пенсиядә инде. Әнием – логопед-укытучы. Әти гомер буе Себер якларында эшләде. Абый белән мин генә сәнгать юлыннан киттек..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Артист буларак үсү мөмкинлегең бар идеме?

Мин Стәрлетамактагы Башкорт музыка һәм сәнгать көллиятенә укырга кергән идем. Укуы бик ошаса да, ул вакытта Туймазы театрында эшләп, гастрольләрдән кайтып керә алмавым сәбәпле, ташларга туры килде. Ә болай җырчы булырга кечкенәдән хыялландым. Гастрольләр белән йөрергә, үз исемемне булдырырга бик тә телим. Мин әле яшь, шуңа ярты юлда тукталып калырга җыенмыйм. Алга таба да әлеге юнәлештә эшләвемне дәвам итәчәкмен. Соңгы вакытта вокал буенча популяр җырчы Гүзәл Асылбаева белән шөгыльләнүем дә күп файда һәм этәргеч бирде.

Фото: © Артур Хәсәновның шәхси архивыннан

Зур масштабларда эшләү өчен, талантлы булудан тыш, артист тагын нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Артист ия булырга тиешле бердәнбер сыйфат ул – үз эшеңә тугры булу һәм тулысынча бирелеп эшләү.

Үзен татар-башкорт эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсың?

Яраткан җырчыларым – Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Илдар Хәкимов, Рифат Зарипов. Дустым Ленар Шәймөхәммәтовның җырлавын яратам, ул хәзер Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшли.

Син дә берәр артист белән хезмәттәшлек итәргә теләр идеңме?

Андый хыялым бар, әгәр дә тәкъдим булса, һичшиксез кабул итәр идем.

Дәвамын укыгыз:

https://intertat.tatar/news/mobilizaciyada-kiek-kaz-yullaryn-yrlagan-artur-xasanov-povestka-kilgac-kitasen-inde-5855407

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X