erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мөслим районында М7 – Иске Айман – Октябрь юлы ябылу вакыты озайтылды

Татарстанның Мөслим районында М7 «Волга» федераль трассасын Иске Айман һәм Октябрь авыллары белән тоташтыручы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлында хәрәкәт чикләүләре 2025 елның 31 июленә кадәр озайтылды

 

Мөслим районындагы М7 «Волга» – Иске Айман – Октябрь автомобиль юлында реконструкция эшләре дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә әлеге участокта транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү вакыты озайтылган.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, юл 25 марттан бирле ябылган. Башта аны 26 июньдә ачарга планлаштырсалар да, төзелеш эшләренең дәвам итүе сәбәпле чикләүләр 31 июльгә кадәр гамәлдә калачак.

«Чикләү автомобиль юлын реконструкцияләү буенча эшләр башкарылу белән бәйле», – дип хәбәр итәләр ведомствода.

Хәзерге вакытта йөртүчеләргә альтернатив маршрутлардан файдаланырга киңәш ителә. Әйләнеп узу өчен Актаныш – Мөслим, Мөслим – Иске Сәет, Иске Сәет – Сикия, М7 «Волга» – Үлиман юллары, шулай ук М7 федераль трассасы тәкъдим ителә.

Юл төзелеше һәм яңарту эшләре төбәктә транспорт инфраструктурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Юл хезмәтләре йөртүчеләрдән вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карауларын һәм сәфәр маршрутларын алдан планлаштыруларын сорый. 

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре