Реклама
Табиб-репродуктологлар балага узу белән бәйле проблемаларның сәбәпләрен ачыклаячак.
“Нуриевлар клиникасы”нда түләүсез табиб-репродуктолог консультациясе узарга мөмкин. Акция 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Шушы вакыт аралыгында теләгән һәркем бер тапкыр беренчел яки аннан соңгы консультациягә языла ала.
Әлеге хезмәткә табиб тикшерүе һәм консультация, гинекологик УЗИ, шулай ук кирәк булган очракта 30 көн дәвамында (кабул итү көнен дә кертеп) табиб-репродуктологка бушлай күренү керә. Акция клиниканың барлык филиалларында да гамәлдә.
"Балага узу белән проблемалары булган һәр гаилә парына да табиб-репродуктологка күренергә кирәк. Әгәр парлар ел дәвамында даими җенси тормыш белән яши һәм сакланмый, ә йөклелек юк икән, без балага уза алмауның теге яки бу сәбәпләре барлыгына шикләнә башлыйбыз", - ди “Нуриевлар клиникасы” баш табибы Наил Нуриев.
Бу ЭКО ярдәмендә генә балага узарга мөмкин дигән сүз түгел, дип искәртә табиб. "Күрәсең, сез даими җенси тормышның нинди булуын дөрес аңламыйсыздыр. Башка тайпылышлар да булырга мөмкин һәм без аны ЭКО процедурасыннан башка да бетерә алабыз. Боларның барысы хакында да без кабул итү вакытында сөйләшәбез. Проблеманы хәл итүне кичектерергә кирәкми, чөнки хатын-кызның репродуктив сәламәтлеге турыдан-туры яшькә дә бәйле. Ир белән хатын бергә килсә яхшырак", - ди ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195433/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз