erid:2VtzquqpS7d
Ноябрь Татарстанда гадәттәгедән җылырак булачак
Яңалыклар

Ноябрь Татарстанда гадәттәгедән җылырак булачак

Синоптиклар фаразлавынча, ноябрьдә республикада температура нормадан 1 градуска югарырак булачак.

Белешмә өчен: Казанда климат нормасы -2,5 °C, республика буенча -2,7 °C. Явым-төшем норма чикләрендә көтелә: Казанда — 45 мм, республика буенча — 38 мм.

Кагыйдә буларак, Татарстанда кар 17-19 ноябрьдә ява. Узган ел ул декабрь уртасында гына барлыкка килде. Якындагы ункөнлектә кар көтәргә кирәкми, ди синоптиклар

Кыш та җылы булырга вәгъдә итә: уртача айлык температура нормадан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә. Шул ук вакытта аерым салкын көннәр дә булырга мөмкин — -20 °-30 ° C кадәр, бу төбәк өчен нормаль санала. ЧЫГАНАК


Нет комментариев