Җир кишәрлекләре, транспорт чаралары, йортлар, фатирлар һәм башка күчемсез милек хуҗаларына 2025 ел өчен милек салымнарын 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Салым хезмәте салым белдерүләрен берничә ысул белән җибәрә:
- Россия Федераль салым хезмәтенең “Физик затлар өчен шәхси кабинет” сервисы яки “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы аша;
- Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы аша;
- Теркәлү урыны буенча заказлы хат белән почта аша.
Әгәр гражданинның шәхси кабинеты бар һәм ул салым органына салым документларын кәгазьдә алу кирәклеге турында гариза җибәрмәгән булса, салым белдерүе почта аша җибәрелми.
Милек салымнарыннан тыш, салым белдерүендә физик затларның керемнәренә салына торган салым (НДФЛ) турында да мәгълүмат була. Аерым алганда, салым тотып калынмаган керемнәр, шулай ук банк вкладлары буенча процентлардан алынган керемнәр күрсәтелә.
Әгәр салым түләүче салым салына торган күчемсез милеккә яки транспорт чарасына ия булган чор өчен салым белдерүен 1 ноябрьгә кадәр алмаса, аңа салым органына мөрәҗәгать итү яки “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша мәгълүмат җибәрү киңәш ителә.
Салымнарны үзегезгә уңайлы булган теләсә кайсы ысул белән түләргә мөмкин: шәхси кабинет яки “Налоги ФЛ” кушымтасы, “Салымнарны һәм пошлиналарны түләү” сервисы, Дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы, банкларның онлайн-сервислары, банк бүлекчәләре һәм почта элемтәсе бүлекчәләре аша.
Арча муниципаль районы башкарма комитеты
Нет комментариев