Мондый чаралар яшьләр күңелендә тарихи хәтерне саклауга, милли бердәмлекне ныгытуга, Ватан язмышына битараф булмаган шәхесләр тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
4 ноябрьдә Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «Барыбызга бер Ватан» тантаналы чарасы узды.
Чараның төп максаты – яшь буынны Россия тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, студентларда ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы, Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Бәйрәм чарасында көллиятнең барлык уку төркемнәре студентлары катнашты. Алар тамашачыларга сугыш тарихындагы мөһим вакыйгаларга, Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыкларына һәм Ватанга булган мәхәббәткә багышланган әдәби-музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Беренче курс студентлары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкардылар.
Конкурста катнашучылар чарага зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр, үзләренең башкару осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр чыгыш патриотизм, туган ил тарихына хөрмәт, каһарманнар һәм Ватан өчен горурлык хисләре белән сугарылган иде.
Нет комментариев