Этнография буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләр арасында төрле буын вәкилләре дә бар иде: балалардан һәм яшүсмерләрдән алып олыларга кадәр.
Татарстан «Зур этнографик диктант»халыкара агарту акциясенә кушылды. Халыклар дуслыгы йорты Казанда үзәк мәйданчык булды. 50 урынлык Зал тулы иде, күпләр үз милли киемнәрендә килде, дип хәбәр итә Татар-информ.
Диктант тест форматында үткәрелде. Сорауларның бер өлеше видеоформатта бирелде: аларны Россиянең төрле халыклары вәкилләре һәм СВО катнашучылары бирде. Темалар арасында Россия халыкларының гореф-гадәтләре дә, төрле чорлардагы кызыклы тарихи мизгелләр дә бар иде.
"Үз тамырлары һәм традицияләре – хәзерге яшьләр өчен мөһим момент. Кешеләр үз мәдәниятләрен саклый, һәм еш кына ул гаиләдә тәрбия нигезенә әверелә», – дип өстәде ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов.
Татарстан буенча Зур этнографик диктант өчен барлыгы 192 мәйданчык оештырылган. Нәтиҗәләр 12 декабрьдә билгеле булачак.
Нет комментариев