erid:2VtzquqpS7d
Арчада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт узды
Арча яңалыклары

Арчада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт узды

Бердәмлектә – көчебез, дуслыкта – матур киләчәгебез

Бердәмлек, дуслык һәм татулыкны данлаган бәйрәм Арча мәдәният йортында матур концерт программасы белән узды.

Сәхнәдә районның талантлы үзешчәннәре, иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Тамашачыларга җыр-моң, биюләр, театраль күренешләр һәм милли сәнгать үрнәкләре бүләк ителде.

Концерт илебез халыклары биюләреннән торган чыгыш белән башланып китте

Концерт илебез халыклары биюләреннән торган чыгыш белән башланып китте. Шулай ук Арча районы мәгариф оешмаларының яшь педагоглар ансамбле башкаруында вокаль‑хореографик композиция, «Аллегро» коллективының ирланд биюе, «АриЭль» коллективының грузин һәм үзбәк биюләре, «Мирас» ның Кавказ биюе, шулай ук «Орлята», «Туым жондызы», «Русская песня» ансамбльләренең номерлары тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.

Аделина Нуретдинова, Самира Фәйзрахманова, Илария Пашина, Ясминә Гобәева һәм Әминә Йосыпова җырларын тәкъдим иттеләр. «Зазеркалье» театр студиясе «Ложкари» номерын күрсәтте, ә «Мизгел» триосы һәм «Шишор» ансамбле программаны үз чыгышлары белән ямьләндерде

Бәйрәмнең һәр чыгышында халыклар дуслыгы, туган җиргә мәхәббәт, бердәмлек һәм үзара хөрмәт чагылыш тапты.


Нет комментариев