erid:2VtzquqpS7d
Арчада спорт мәктәбе хезмәткәрләренә мөһим мәсьәләләр турында сөйләделәр
Арча яңалыклары

Арчада спорт мәктәбе хезмәткәрләренә мөһим мәсьәләләр турында сөйләделәр

5 ноябрьдә «Алгарыш» үзәгендә коррупциягә каршы көрәш, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү мәсьәләләренә багышланган күмәк җыелыш узды.

Очрашуда спорт мәктәбе эшчәнлегендә коррупция күренешләрен булдырмау, коррупциянең асылын аңлату, шулай ук экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре күтәрелде.

Катнашучылар әлеге төшенчәләрнең мәгънәсе, Россия Федерациясендә гамәлдә булган хокукый нигезләр белән таныштылар. Моннан тыш, куркынычсызлык янаган очракларда дөрес һәм сакчыл эш итү күнекмәләренә дә игътибар бирелде.

Чарада чыгыш ясаучылар — Үзәкләштерелгән сак хезмәте пункты начальнигы Динар Илфатович Вильданов һәм Росгвардия инспекторы Илдар Абрикович Беляев булды.

Мондый очрашулар хезмәткәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыруга, җәмгыятьтәге җитди куркынычларны яхшырак аңлауга һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес карар кабул итүгә ярдәм итә. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев