Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр арасында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны арта. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, республикада өлкән буын вәкилләренең 40 проценты актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов хәбәр итте.
Республикада өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм җәмгыять тормышында актив катнашуын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. «Актив озын гомерлелек» программасы 2025–2030 елларга исәпләнгән һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстанда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен 12 мең объект бар. Аларның 30 процентында өлкәннәр өчен бушлай дәресләр үткәрү вакыты билгеләнгән, ә 70 процентында ташламалы бәядән абонементлар һәм бер тапкыр керү мөмкинлеге каралган.
Өлкән буын вәкилләренең спорттагы уңышлары да игътибарга лаек: быел Татарстан командасы пенсионерларның Бөтенроссия спартакиадасында өченче урынны яулады. Программаның киләчәк үсеше өчен өлкәннәр белән эшләүче тренерларны махсус әзерләү һәм аларның хезмәтенә кызыксындыру чараларын көчәйтү мөһим. Шулай ук һәр муниципаль берәмлектә үзенең актив озын гомерлелек программасын булдыру планлаштырыла. Ул 60 яшьтән өлкән ир-атларга һәм 55 яшьтән узган хатын-кызларга юнәлдерелгән.
Өлкәннәрнең акыл һәм танып белү сәләтләрен саклауга да зур әһәмият бирелә. Бу юнәлештә республикада инде 20 ел эшләүче «Өченче буын университеты» ярдәм итә. Бүген анда 30 белем бирү программасы гамәлдә, бүлекчәләре Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә эшли. Университетны бүгенгә кадәр 100 меңнән артык кеше тәмамлаган. Иң популяр юнәлешләрнең берсе – компьютер грамоталылыгы. «Актив озын гомерлелек» программасының нәтиҗәлелеге өлкән буын вәкилләренең төбәк проектларында катнашу дәрәҗәсе белән бәяләнәчәк.
Нет комментариев