erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты коронавирустан ревакцинацияне дәвам итәргә өндәде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Covid-19 коронавирусына каршы ревакцинацияне дәвам итәргә кирәклеген искәртте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы атнада республикада авыручылар саны 3,5 процентка кимеде. Тотрыклы коллектив иммунитет формалаштыру өчен вакцинацияне икенче компонент белән, шулай ук ревакцинацияне дә дәвам итәргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә эпидемиологик таләпләрне катгый үтәү кирәклегенә игътибар итте. Татарстанда көн саен 250 гә якын кеше коронавирус йоктыруын да искәртте ул.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 йоктыруның 249 очрагы һәм әлеге чирдән биш үлем очрагы теркәлгәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда рәсми рәвештә 141 123 тапкыр «коронавирус» диагнозы куелган һәм аннан 1934 үлем очрагы расланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләрендә, һәм Татарстанда да коронавирустан теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә.

12 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2 509 734 кеше вакцинация узган. 1 926 123 кеше прививканың ике дозасын да ясаткан. Республикада 288 845 кеше ревакцинация узган.

 https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-prezidenty-koronavirustan-revakcinaciyane-davam-itarga-ondade-5853207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X