erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пиротехника белән сак булыгыз!

 Тиздән Яңа ел! Бәйрәмнәрдә пиротехника бик еш кулланыла.

        

Без сезгә пиротехника белән эш иткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез. Кибет һәм базарларда шартлаткыч уенчыклар сатыла башлады: салютлар, питардалар, хлопушкалар һ.б. Бу товарларны сатучыга да, сатып алучыга да билгеле кагыйдәләр бар. Товарның сертификаты булсын. Алар махсус тимер тартмаларда да сакланырга тиеш. Сату мәйданнары бүленсен һәм янгынны сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителсен.

 16 яше тулмаган балаларга бу төр товарларны сату катгый тыела. Пиротехник әйберләрне сатып алган очракта куллану инструкциясен укырга онытмагыз. Пиротехниканы бина эчендә кулланырга, утка ыргытырга, кабызган килеш кулда тотып торырга, тәмәке кабызырга ярамый. Кабызылган петардаларны кешеләр, җәнлекләр ягына ыргытмаска. Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне электр плитәләренә, җылыту батареяларына куеп киптерү тыела.

Янгын чыкса, 01, 112гә һәм Арча янгын сүндерү частенә (3-59-01) хәбәр итәргә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Антон Сотов,

янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X