erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путинны арттырылган социаль түләүләр мәсьәләсе борчый

Россия Президенты Владимир Путин РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковтан арттырылган социаль түләүләрне бирү эшенең ничек җайга салынуын аңлатуны сорады.

Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

« <…> барыннан да элек Антон Олегович Котяковка мөрәҗәгать итәм, <…> социаль түләүләр буенча эш ничек бара, без аларны 1 февральдән 11,9 процентка арттырдык, фактик инфляция буенча», – диде дәүләт башлыгы. Ул түләүләрнең артуы гомумән алганда 16 миллион кешегә кагылуын билгеләп үтте.

«Антон Олегович, акча бар, чыганак билгеле, Хөкүмәт барлык мәсьәләләрне хәл итте. Техник яктан эш ничек бара?» –  дип өстәде Путин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1 февральдән 40 төрдән артык түләү индексацияләнде, шул исәптән ана капиталы. Аерым алганда, беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме 587 мең сумга кадәр җиткән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 62,5 мең сумга күбрәк.

Моннан тыш, 1 февральдән балалы гаиләләргә пособиеләр, инвалидларга һәм ветераннарга түләүләр 11,9 процентка арттырылган.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putinny-arttyrylgan-sotsial-tllr-mslse-borchyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X